ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Якын көннәрдә яңгырлы  көннәр  көтелә,  шуңа күрә  республика  игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару  тактикасын  яңадан  карарга  кирәк  булачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов урып-җыюның  барышы  турында  сөйләгәндә  әйтте. 

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» дигән Бөтенроссия конкурсы үткәрелүен хәбәр итә.

Бәйрәм чарасы Октябрь мәйданында узачак дип планлаштырыла.

Кичә Баулыга Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлыгының «14...30» махсуслаштырылган автобусы килде. Аңарда Татарстанның яшь җәмәгатьчеләре Баулы яшьләре белән очрашуга килде.

Бүген Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең еллык август конференциясе уза.

«Бердәм Россия»нең «Минем депутат» онлайн-сервисы аша 6,5 меңнән артык наказ һәм тәкъдим кергән инде.

Баулының үзәк китапханәсендә "Минем булачак һөнәрем" дип исемләнгән иншалар һәм рәсемнәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгене китапханә һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырды.

Татарстан Республикасы көне алдыннан Баулыда татар эстрадасының танылган җырчылары чыгыш ясаячак.

Казан ничә ел көтеп алынган WorldSkills белән хушлашты. Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатының чираттагысы Кытайда узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International