«Бердәм Россия»нең «Минем депутат» онлайн-сервисы аша 6,5 меңнән артык наказ һәм тәкъдим кергән инде.
«Бердәм Россия» партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар халык сорауларына җавап бирүне дәвам итәләр. Тәкъдимнәр һәм наказлар мобиль кабул итү бүлмәләре хезмәткәрләре тарафыннан, шулай ук «Минем депутат» сайтында (http://mydeputate.online/) электрон рәвештә һәм кайнар линия буенча (8(800)201-16-00) җыела.
Бүгенге көндә 6,5 меңнән артык наказ җыелган инде. Депутатлыкка кандидатлар татарстанлыларга сорауларын хәл итү юлларын аңлату өчен шәхсән шалтырата һәм аларның үтәлешен контрольгә ала. Call-үзәктә дежурлык торуда «Бердәм Россия»дән 52 кандидат катнашты, алар шалтыратып, өч меңнән артык республика кешесе белән сөйләштеләр.