Баулының үзәк китапханәсендә "Минем булачак һөнәрем" дип исемләнгән иншалар һәм рәсемнәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгене китапханә һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырды.
"Минем булачак һөнәрем" конкурсында шәһәрнең сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балалар катнашты, ул өч ай дәвам итте. Барлыгы 14 яшьтән 16 яшькәчә 83 укучы катнашты.
Конкурсның төп максаты - эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен күтәрү, яшьләрне һөнәри юнәлеш бирү системасын үстерү.
Үз иншаларында балалар киләчәктә кем булырга теләүләрен язганнар. Аларның күбесе инженер, IT-белгеч, медик, эколог, маркетолог, нефтьче булырга тели.
Барлык призерларга һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Текст һәм фото: Айгөл Идиятуллина