Кичә Баулыга Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлыгының «14...30» махсуслаштырылган автобусы килде. Аңарда Татарстанның яшь җәмәгатьчеләре Баулы яшьләре белән очрашуга килде.
Махсуслаштырылган «14...30» автобусында (исеме очрашуларда катнашучы яшьләрнең уртача яшеннән алынган) яшь җәмәгатьчеләр, диджейлар, яшьләр эшләре буенча министрлык командасы вәкилләре йөри, алар бу ай дәвамында Татарстан районнары һәм шәһәрләре буенча йөреп чыгарга ниятли. Бу акцияне, министрлык ярдәме белән, «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте башлап җибәрде, максаты – шәһәр һәм районнарда яшьләр фикер алыша алырлык мәйданчык булдыру. Акция барышында оештыручылар районнарда яшьләргә нәрсә җитмәүне аңларга тели. Шулай ук 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге татарстанлыларның социологик портретын төзү өчен анкеталау үткәрелә.
Баулыда яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре яшьләр сорауларына җаваплар бирделәр, аларның теләкләрен тыңладылар. Очрашуда шулай ук Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров, яшьләр бүлеге җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм дәүләт программаларын тормышка ашыру һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов катнашты. Очрашу кысаларында ачык дискуссияләр һәм онлайн-сораштырулар үткәрелде.
Нигездә 14-30 яшьлек баулыларны яшьләрнең мәшгульлеге, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү, яшьләрнең зур шәһәрләргә китү проблемалары борчый.
Очрашу ахырында Айдар Хәлиуллин автобусның ачык кузовына «Баулы» дип язу калдырды. Ә бергәләп фотога төшкәннән соң соң яшь баулылар шәһәр урамнары буйлап автобуста музыка белән әйләнделәр.
