Хөрмәтле предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, Баулы муниципаль районы эшмәкәрләре!
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» дигән Бөтенроссия конкурсы үткәрелүен хәбәр итә.
2019 елда конкурс 15 номинация буенча үткәрелә.
Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу түләүсез нигездә башкарыла.
Конкурста Россия юридик затлары (оештыру-хокукый формасына, милек рәвешенә һәм гамәлгә ашырыла торган икътисадый эшчәнлек төрләренә бәйсез рәвештә), шулай ук аларның филиаллары да катнаша ала.
Хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозуга бәйле суд карарлары һәм тяжбалары булган оешмалар конкурста катнаша алмый.
Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елның 10 сентябренә кадәр кабул ителә.
Конкурсның катнашу шартлары һәм үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган (http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-2846417.htm).
Иллюстрация: mihadm.com