Владимир Путин: "Татарстанга рәхмәт! Казанга рәхмәт!"

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

"Казан-Арена" стадионында чираттагы дөнья чемпионаты белән саубуллаштылар. Бер атна дәвамында Казан эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты тәэсирендә яшәде. Шунысы кызык, эшче һөнәрләргә мәхәббәт уятуны максат итеп куйган әлеге хәрәкәткә 1953 елда нигез салынган булса да, ягъни ярты гасырдан артык вакыт узуга карамастан, дөнья чемпионатлары әле Россиядә бер тапкыр да уздырылмый. Алай гына да түгел, ошбу хәрәкәткә Россия моннан җиде еллар элек кенә кушылды.

Дөнья чемпионатлары ике елга бер тапкыр оештырыла. 2017 елда ярышларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кабул иткән иде. 2021 елда исә яшь һөнәрмәннәр арасындагы бәйгене Кытайның Шанхай шәһәре оештырачак. Ә 2022 елда WorldSkills буенча Европа чемпионаты Санкт-Петербургта узачак.

Казанда узган дөнья чемпионаты ачу тантанасына Россия премьер-министры Дмитрий Медведев килгән булса, ябу тантанасына ил Президенты Владимир Путин үзе килде. "Казан-Арена" стадионында ясаган чыгышында ул WorldSkills хәрәкәтенә һәм шәхсән аның президенты Саймон Бартлига рәхмәтен җиткерде, барлык җиңүчеләрне котлап, хөрмәтен белдерде. Аның фикеренчә, Казанда үткән чемпионат WorldSkills тарихында иң масштаблысы һәм күләмлесе булган, ярышларның гадел узуы өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуын да искәртте Президент. Чыгышын "Татарстанга рәхмәт! Казанга рәхмәт!" дип тәмамлады.

Саймон Бартли исә үз чыгышыннан соң, WorldSkills әләмен Шанхайга тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International