Бүген Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең еллык август конференциясе уза.
Традиция буенча август конференциясе белем бирү учреждениеләре әзерләгән күргәзмәдән башланачак.
Узган уку елы нәтиҗәләре турында доклад белән Баулы муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева чыгыш ясаячак. Конференция ахырында иң яхшы педагогларны бүләкләү булачак.
