ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Федераль кадастр палатасы рәсми рәвештә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) белешмәләр бирү буенча сервисны эшләтеп җибәрде. Хәзер закон нигезендә, ведомство күчемсез милек объектлары турында мәгълүматларны өч тәүлек эчендә бирергә тиеш. Сервис мәгълүмат бирү вакытын берничә минутка кадәр киметергә мөмкинлек бирде.

Гражданнарны бердәм кабул итү көне кысаларында, бүген, 3 сентябрьдә, ата-аналар алимент түләүдән баш тарту мәсьәләсе буенча юридик ярдәм күрсәтеләчәк.


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген барлык шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды.

Баулы шәһәренең 5нче мәктәбендә бу уку елында 461 укучы белем алачак.

Татарстан  Республикасында  бүгенге  көнгә   65%,  ягъни    930 мең  га ашлык  мәйданда  ашлык җыелган. Бер гектардан  уртача  30,4 центнер ашлык  чыга.  Иртәгә  яңа  уңыштан   амбарларга    салынган ашлык  3  млн.  тоннага  җитәчәк. 

Начар метеорологик күренешләр фаразланмый

Август аенда Баулы ЗАГС бүлегендә 21 сабый теркәлде: 11 малай һәм 10 кыз. Шуларның 3се – гаиләдә  беренче бала, 8 – икенче, 8 –  өченче, 1 –дүртенче, 1– бишенче бала булып туган.

Бүген Баулы районында 476 беренче сыйныф укучысы мәктәп бусагасын атлап керде.

Татарстан  Республикасы көнендә  “Казан” халыкара  ат  спорты  комплексында Татарстан  Республикасы  Президенты   кубогына  һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  призына   ат  чабышлары  узды. 

4 сентябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы вәкилләре «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды белән берлектә гражданнар өчен хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе буенча консультация үткәрәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International