ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бурычлы эш бирүче хезмәткәргә хезмәт хакын тоткарлаган һәр көн өчен РФ Үзәк банкының төп ставкасыннан чыгып исәпләнгән акчалата компенсация түләргә тиеш. Түләү вакыты хезмәт хакы түләнергә тиеш булган көннән соң, фактик түләү көненә кадәр исәпләнә.

Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында “Халык контроле”нә хәбәр иткән ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар бүләк алырга мөмкин.

2019 елның 11 сентябреннән 25 сентябренә кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылачак.

Җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасын кертү турында карар кабул ителде.

«Тикшерелгән бизнес» («Проверенный бизнес») интернет-ресурс (http://provbiz.ru) экспертлары эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләренә кагылышлы түләүсез консультацияләр күрсәтә, сорауларга оператив һәм грамоталы җавап бирәләр.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр фаразланмый.

Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын Агросәнәгать паркында узачак ярминкәгә чакыралар.

Дүшәмбе көнне, 2 сентябрьдә, 40 иҗтимагый оешма вәкилләре алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия»не хуплауларын белдерде.

5 сентябрьдә ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе - ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина Казанда гражданнарны кабул итәчәк.

Казанда XI Халыкара яшьләр кинофестивале кысаларында "7 көн эчендә кино" проекты старт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International