Начар метеорологик күренешләр: 4 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә урыны белән буран; юлларда бозлавык.
31 октябрьдә Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары, юстициянең өлкән киңәшчесе М.Ш. Долгов шәһәр һәм районнарның барлык прокурорлары катнашында киңәшмә үткәрде.
2019 елның 31 октябрендә шәһәр прокуратурасында районның хокук саклау органнары җитәкчеләренең координация киңәшмәсе утырышы булды, анда 2019 елның 9 ае эшенә йомгак ясалды.
Октябрь аенда Баулы ЗАГС бүлегендә 18 сабый теркәлгән: 7 - малай һәм 11 кыз. Шуларның 5се гаиләдә беренче бала, 7 – икенче, 3 - өченче, 1 - дүртенче,2 - бишенче бала булып туган.
Начар метеорологик күренешләр: 2 ноябрьдә Татарстан территориясендә секундына 15-17 метрлы җил, кар явуы, бозлавык көтелә.
2019 елның 1 ноябреннән «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында № 286 ФЗ үзгәрешләренең берсе үз көченә керә.
2019 елда 2018 ел өчен транспорт, җир салымы һәм физик затлар милкенә салымны 2 декабрьгә кадәр түләргә кирәк (1 декабрь ял көненә туры килә). Вакытында түләмәгән очракта пенялар исәпләнәчәк.
Бүген 2нче мәктәптә «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узды. Анда безнең районнан 71 кеше катнашты.
Кичә Әлмәттә күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм Татарстан Республикасының этномәдәни компонентлы мәктәпләре укучылары фестиваленең зона этабы узды. Баулы районын Покровский Урустамак авылы мәдәният йорты каршында оештырылган «Инвожо» фольклор төркеме (җитәкчесе Наталья Зәйдуллина) тәкъдим итте.
Бүген Баулы муниципаль районы Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә ТАССРның 100 еллыгын һәм Баулы районының 90 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Оештыру комитеты составына район җитәкчелеге, сәнәгать предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре керде.