Баулыда Татарстан шәһәрләре һәм районнары прокурорлары катнашында киңәшмә узды

2019 елның 1 ноябре, җомга

31 октябрьдә Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары, юстициянең өлкән киңәшчесе М.Ш. Долгов шәһәр һәм районнарның барлык прокурорлары катнашында киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә прокуратура органнары тарафыннан хезмәт хакы буенча бурычларны түләү буенча күрелә торган чаралар турында фикер алышынды.

Баулы районында, шәһәр прокуратурасына кергән рәсми мәгълүматларга караганда, хезмәт хакы буенча бурыч юк. Әмма тикшерү барышында хезмәт хакын түләү срокларын бозу очраклары ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International