Баулыда ТАССРның 100 еллыгын һәм районның 90 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек башланды

2019 елның 1 ноябре, җомга

Бүген Баулы муниципаль районы Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә ТАССРның 100 еллыгын һәм Баулы районының 90 еллыгын зур бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Оештыру комитеты составына район җитәкчеләре, сәнәгать предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре керде.

Әзерлек программасы бик күп социаль-мәдәни, мәгариф чараларын, объектларны һәм территорияләрне төзекләндерүне үз эченә ала.  Мәсәлән, киләсе ел башында Баулы шәһәренең иң борынгы бинасында -1нче мәктәптә Гаилә белән уку китапханәсе ачылачак. Капиталь ремонттан соң шулай ук 2нче номерлы "Рябинка" балалар бакчасы, Кырым Сарай авылында мәдәният йорты һәм Башкарма комитет бинасы да үз ишекләрен ачачак. Яңартылган 2-нче номерлы спорт мәктәбе шәһәрлеләр өчен бүләк булачак. Төрле фестивальләр һәм конкурслар, акцияләр, очрашулар һ.б. планлаштырылган.

Утырышта шулай ук район тарихы буенча китап әзерләү мәсьәләсе дә каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International