2019 елда 2018 ел өчен транспорт, җир салымы һәм физик затлар милкенә салымны 2 декабрьгә кадәр түләргә кирәк (1 декабрь ял көненә туры килә). Вакытында түләмәгән очракта пенялар исәпләнәчәк.
Салым ставкалары, салым ташламалары һәм тотып калынган акчалар турында мәгълүмат белән Россия Федераль салым хезмәте сайтында, "Милек салымнары ставкалары һәм ташламалары турында белешмә мәгълүмат" сервисында яки салым инспекциясенә (территориаль участокка) яки Россия Федераль салым хезмәтенең контакт-үзәгенә түләүсез телефон (8 800 222 22 22) мөрәҗәгать итеп танышып була.