Яшь баулылар республика фольклор фестивалендә чыгыш ясадылар

2019 елның 1 ноябре, җомга

Кичә Әлмәттә күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм Татарстан Республикасының этномәдәни компонентлы мәктәпләре укучылары фестиваленең зона этабы узды. Баулы районын Покровский Урустамак авылы мәдәният йорты каршында оештырылган «Инвожо» фольклор төркеме (җитәкчесе Наталья Зәйдуллина) тәкъдим итте.

Балалар «Айкай тавында язгы уеннар» фольклор композициясен күрсәткәннәр.

Зона этабында республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан барлыгы 22 коллектив катнашкан. Аларның иң яхшылары 22 ноябрьдә Казанда чыгыш ясаячак.

Фәридә Зыярова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International