Баулы районы хокук саклау органнары 2019 елның 9 аена йомгак ясадылар

2019 елның 1 ноябре, җомга

2019 елның 31 октябрендә шәһәр прокуратурасында районның хокук саклау органнары җитәкчеләренең координация киңәшмәсе утырышы булды, анда 2019 елның 9 ае эшенә йомгак ясалды.

Шәһәр прокуроры Ф.Ә. Сәлимов хокук бозулар һәм җинаятьләрне профилактикалауның тиешле дәрәҗәдә оештырылмавына игътибар итте, бу исә теркәлгән җинаятьләр, шул исәптән яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр арту нәтиҗәсе булган. Агымдагы елда шулай ук җинаятьләрнең ачылуы кимегән һәм эчке эшләр бүлеге тикшерүчеләренең  эш сыйфаты начарланган.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуратурасы тарафыннан контрольгә алынган карар кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International