Октябрь аенда Баулы ЗАГС бүлегендә 18 сабый теркәлгән

2019 елның 1 ноябре, җомга

Октябрь аенда Баулы ЗАГС бүлегендә 18 сабый теркәлгән: 7 - малай һәм 11 кыз. Шуларның 5 гаиләдә беренче бала, 7 – икенче, 3 - өченче, 1 - дүртенче, 2 - бишенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Артур, Әнвәр, Ислам, Владислав, Самин, Тамерлан, Тимур, Дарина, Эсмира, Каролина, Аиза, Дарья, Рамина, Рияна, Ясминә, Зәйнәб, Милана дигән матур исемнәр биргәннәр.

Иң яшь анага – 23 яшь, иң яшь әтигә 22 яшь, иң өлкән анага 40 һәм иң өлкән әтигә 46 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 11 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 21, ә иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә – 45, кәләшкә – 34 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International