Баулының "Өмет" мәчетендә бүген мөселман хатын-кызлары өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс узды. Анда яшь баулылар да, өлкәннәр дә катнашты.
«Баулы» VIII региональ шахмат турнирында илнең өч регионыннан һәм 12 шәһәреннән 162 яшь шахматчы катнашты.
Ярыш Ватанны саклаучылар көненә багышланган.
1 марттан 31 мартка кадәр ТАССРның 100 еллыгына багышланган тавыш бирүенең икенче этабы узачак. Анда ТРның һәр районыннан берәр бренд сайлап алыначак.
10 февральдән 3 мартка кадәр «Вконтакте» социаль челтәрендә «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының рәсми төркемендә (https://vk.com/rsvru?w=wall-162671848_3452) креатив фестивальләр уздыру мәйданчыгы булачак өч шәһәрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү уза.
12 мартта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында психологик ярдәм көне узачак.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Баулы сукырлар җәмгыяте әгъзалары Рафаэль Мостафин музеенда булдылар һәм шахмат-шашка турниры оештырдылар.
Игенчеләрдә февраль аеннан кыш үзенең тизлеген арттыра, дигән фикер бар. Бу, әлбәттә, чып-чын психология, тик, шулай да, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре моның белән килешәләр. Ни өчен дигәндә, зур тизлек белән язгы кыр эшләре якынлаша, бу – игенчеләрнең иң җаваплы имтиханнарыннан берсе.
Татарстанда легаль булмаган сыра продукциясен сатуны киметү максатыннан, төрле төрдәге сыра кегларын маркировкалый башлаячаклар.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан территориясендә буран, көчле итеп кар явуы, бозлавык көтелә.