Баулы сукырлар җәмгыяте авырлыкларга бирешми

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Баулы сукырлар җәмгыяте әгъзалары Рафаэль Мостафин музеенда булдылар һәм шахмат-шашка турниры оештырдылар.

Баулының сукырлар җәмгыяте әгъзаларына Рафаэль Мостафинның Баулының беренче мәктәбендә урнашкан музее җитәкчесе Р.З. Гозәерова якташыбызның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.

Ә шахмат-шашка турнирында беренче урынны Д.Хәиров яулаган, икенче урынны - З. Хәбибуллин, өченче урынны - Р. Евстифеев һәм М. Шәймәрданов.

Шашка буенча хатын - кызлар арасында беренче урынны сукырлар җәмгыяте рәисе Ольга Лыкова, икенче урынны А.Проскурина, өченче урынны Г. Усманова алган.

Ир-атлар арасында беренче урынны М.Гайнетдинов, икенче урынны Р. Евстифеев, и. Гуссамов алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International