2020 елның 15 апреленнән 30 октябренә кадәр «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы тарафыннан, Россия шәһәрләренең "йөзен" яхшырту максатыннан, «Гомумроссия халык фронты» Россия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырылган «Мәдәни код» урам сәнгате фестивален (алга таба – Фестиваль) үткәрү планлаштырыла.
Фестиваль кысаларында йортлар фасадларында киң күләмле рәсемнәр ясалачак, танылган граффитистлар белән тәҗрибә уртаклашу өчен иҗади очрашулар оештырылачак.
3 февральдә фестиваль кысаларында урам сәнгате фестивальләрен үткәрүгә Россия төбәкләреннән гаризалар кабул итү төгәлләнде. Эксперт советы карары нәтиҗәләре буенча тавыш бирүнең шорт-листына Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Ставрополь крае, Ленинград, Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләре керде.
10 февральдән 3 мартка кадәр «Вконтакте» социаль челтәрендә «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының рәсми төркемендә (https://vk.com/rsvru?w=wall-162671848_3452) креатив фестивальләр уздыру мәйданчыгы булачак өч шәһәрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү уза.