"Баулы" шахмат турниры Россиянең 12 шәһәреннән балаларны җыйды

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

«Баулы» VIII региональ шахмат турнирында илнең өч регионыннан һәм 12 шәһәреннән 162 яшь шахматчы катнашты.

Баулы укучылар йорты оештырган "Баулы" турнирында бу юлы Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсеннән килгән балалар ярышты.

Өлкән төркемдә команда беренчелегендә Түбән Кама командасы җиңде, ә кечкенәләр төркемендә – Әлмәт җыелма командасы.
Баулылар төп турнирда 3нче урынны яуладылар, команда составына Данис Османов (6нчы мәктәп), Кирилл Рыжаков (6нчы мәктәп), Эдгард Мурзаков (5нче мәктәп), Надежда Иополитова (7нче мәктәп) керде.
Шәхси зачетта баулылылар аерым номинацияләр буенча призлы урыннарга лаек булдылар:

Радель Вәлитов (7нче мәктәп) - 1 урын,

Надежда Ипполитова (7нче мәктәп) - 2 урын,

Камил Вәлиуллин (3нче мәктәп) - 3 урын,

Анастасия Иополитова (1нче мәктәп) - 3 урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International