12 мартта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында психологик ярдәм көне узачак.
Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, башка мәсьәләләре (проблемалары) буенча психологлар белән аралаша, консультация һәм киңәшләр ала алачаклар.
Алдан түбәндәге телефон буенча алдан язылырга кирәк: (843) 236-61-64.