1 марттан 31 мартка кадәр ТАССРның 100 еллыгына багышланган тавыш бирүенең икенче этабы узачак. Анда ТРның һәр районыннан берәр бренд сайлап алыначак.
Җиңүчеләр арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Свияжск утрау-шәһәре һәм башкалар бар. Тулы исемлек белән сайтта танышырга мөмкин http://100brand.ru/
2020 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр халык тавыш бирүенең икенче этабы узачак. Татарстанның барлык районнары тарихын, җитештерү һәм мәдәни дәрәҗәсен гәүдәләндерүче оешма һәм предприятиеләр арасында ярыш җәелдереләчәк.