Баулы мөслимәләре белем һәм осталык белән уртаклаштылар

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Баулының "Өмет" мәчетендә бүген мөселман хатын-кызлары өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс узды. Анда яшь баулылар да, өлкәннәр дә катнашты.

Мәчеттә оештырылган чара район имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитовның вәгазеннән башланды, Алсу Зыязова башкаруында Коръән аятьләрен уку белән дәвам итте. Ул шулай ук хатын-кызның җәмгыятьтәге роле, мөселман хатын-кызының эчке һәм тышкы матурлыгы турында сөйләде.

Аннары чарада катнашкан мөселман кызлары татарларының милли баш киемнәре һәм яулыгы турында шигырьләр сөйләделәр.

Чара ахырында яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрелде. Аны Альбина Хәмитова алып барды. Шулай ук хатын-кызлар игътибарына кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International