ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Быел Корбан гаете хөрмәтенә бәйрәм намазы 31 июльдә иртәнге сәгать 5тә “Иволга” янындагы стадионда узачак.


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

30 июльдә 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында турыдан-туры эфирда «Торак-коммуналь киңәшләр» программасы булачак, ул шәһәр янында урнашкан күчемсез милекне рәсмиләштерү үзенчәлекләренә, шул исәптән дача амнистиясенә багышлана.

Татарстан Республикасы территориясендә 30 июльдә көннең икенче яртысында һәм кич белән урыны белән яшен, көчле яңгыр, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр, урыны белән 22 метрга кадәр.

Кырымcарай авылында, канализация системасын тулысынча алмаштырып, чистарту корылмалары төзелеше тәмамланды. Якын көннәрдә объект файдалануга тапшырылачак.

Татарстан Республикасы территориясендә 30 июльдә көннең икенче яртысында һәм кич белән урыны белән яшен, көчле яңгыр, яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр, урыны белән 22 метрга кадәр.

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте ИТ һәм цифрлы кластерлар, югары уку йортлары һәм әзерләүчеләр белән хезмәттәшлекне үстерәчәк һәм цифрлы сервислар төзегәндә иң яхшы төбәк практикаларын киңәйтәчәк.

Күчемсез милек объектлары карточкаларына ЕГРНга билгеләү, раслау, кертү һәм кадастр бәясен куллану даталары өстәлә.

Авыл мәдәният йортларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында Кырымсарай авылының мәдәният учагы төзекләндерелә.
 


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 15 июленнән соң туган балаларның әти-әниләренә СНИЛС алу өчен документлар белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, фонд счет номерын бала әнисенең шәхси кабинетына җибәрә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Әлеге сервис дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырыла.

Баулы ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде. Дамир һәм Альбина Әхмәдиевлар гаиләсендә көтеп алынган ир бала туган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International