Кырымcарай авылында, канализация системасын тулысынча алмаштырып, чистарту корылмалары төзелеше тәмамланды. Якын көннәрдә объект файдалануга тапшырылачак.
Кырымсарай авылы Татарстанның торак пунктларында су бүлү системаларын модернизацияләү программасына кертелгән иде. 2018 елда проект-тикшерү эшләре үткәрелде, 2019 елда чистарту корылмалары төзелә башлады.
Узган елның көзендә чистарту корылмалары төзелешендә махсуслашкан оешма көче белән өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортыннан чистарту корылмаларына һәм 56 канализация коесына кадәр канализация линиясе төзелгән иде. Чистарту корылмаларының үзләрендә дә төзелеш эшләренең беренче этабы уздырылды. Яз җитү белән, чистарту корылмалары урнашкан Крымка елгасы ярында эшләр яңадан башланып китте.
Объект барлык заманча таләпләргә җавап бирә торган җайланмалар белән җиһазланган. Өстәвенә, ул автономияле, ягъни электрны сүндергән очракта, ул генераторлар ярдәмендә эшләячәк. Чистарту корылмалары территориясе әйләндереп алынган һәм матурланган.
Фото һәм текст: Кадрия Гыймазова