Баулы ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде. Дамир һәм Альбина Әхмәдиевлар гаиләсендә гаиләсендә көтеп алынган ир бала туган. Бәхетле әти-әни балага Мурат дигән матур исем бирделәр. Яшь пар беренче тапкыр “ата-ана” статусына ия булды.
Бәхетле ата-ананы Баулы муниципаль районы Башлыгы Р.Х. Гатиятуллин котлады һәм туу турында таныклык белән бергә “Татарстан АССР төзелугә 100 ел” дигән истәлекле билге, бүләк һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы тапшырды.