Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте ИТ һәм цифрлы кластерлар, югары уку йортлары һәм әзерләүчеләр белән хезмәттәшлекне үстерәчәк һәм цифрлы сервислар төзегәндә иң яхшы төбәк практикаларын киңәйтәчәк.
Бу хакта Росреестр җитәкчесе урынбасары Елена Мартынова Татарстан Республикасы, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре ИТ җәмәгатьчелеге вәкилләре белән эшлекле очрашу нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.
Төбәкләрдән килеп киңәшмәдә катнашучылар күчемсез милек өлкәсендә яңа цифрлы проектлар тәкъдир иттеләр һәм тәфсилләп фикер алыштылар - бу уңышлы тәҗрибә башка регионнарда да дәвам итәчәк.
"Росреестр базасында без компетенцияләр үзәге төзибез, цифрлы трансформация өлкәсендә перспективалы белгечләрне яңа клиентлар сервисларын гамәлгә ашыруга җәлеп итәргә телибез. Каршы элемтә алу, уңышлы тәҗрибәләрне һәм иң яхшы технологик чишелешләрне куллану өчен, шул исәптән төбәкләрдә, мөрәҗәгать итүчеләр белән эшненең цифрлы инструментларын булдырганда, эшләүчеләр, эшмәкәрләр, экспертлар белән хезмәттәшлекне үстерергә планлаштырабыз, - диде Елена Мартынова.