30 июльдә 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында турыдан-туры эфирда «Торак-коммуналь киңәшләр» программасы булачак, ул шәһәр янында урнашкан күчемсез милекне рәсмиләштерү үзенчәлекләренә, шул исәптән дача амнистиясенә багышлана.
Әлеге тема буенча аңлатмаларны Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары бирәчәк.
Шул ук вакытта һәр тамашачы үз соравын бирергә мөмкин. Моның өчен турыдан-туры эфирның кайнар линиясе (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 номерын гына җыярга кирәк.
Программаны 13:30 дан 14:00 гә кадәр карагыз. Кабатлау - 15:30 һәм 19:30; шимбә - 18:30; якшәмбе көннәрендә - 13:30.
Шулай ук, узган теле- һәм радиоэфирларның язмалары белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) “Матбугат хезмәте” бүлегендә, “ВК” (vk.com/rosreestr16) һәм шулай ук Татарстан Росреестрының youtube каналында танышырга була.