Баулыда Корбан гаете саклык чараларын күреп узачак

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Быел Корбан гаете хөрмәтенә бәйрәм намазы 31 июльдә иртәнге сәгать 5тә “Иволга” янындагы стадионда узачак.

Пандемия белән бәйле рәвештә, күмәк намазда 65 яшькә кадәрге затлар гына катнаша ала, анысы да индивидуаль яклау чаралары: битлекләр, перчаткалар, индивидуаль келәм булганда гына. Тантаналы гыйбадәткә кергәндә мәхәллә кешеләренә тән температурасын үлчәячәкләр.

Авыруларның таралуын һәм халыкның иминлеген булдырмау максатларында, Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе баулыларга корбан чалу өчен терлекләрне тиешле үрнәктәге ветеринария-озату документлары булган очракта гына сатып алырга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International