Республика һәм муниципаль программалар ярдәмендә район авыллары төзекләндерелә

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Авыл мәдәният йортларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында Кырымсарай авылының мәдәният учагы төзекләндерелә.

Капремонтка республика бюджыннан 10,5 миллион сумга якын акча бүленгән. Бүгенге көндә төзелеш эшләренең 70 проценты башкарылган, объектны Республика көненә кулланылышка тапшыру күздә тотыла. Мәдәният йортының түбәсен, тәрәзәләрен алыштырганнар, агач идәнне сүтеп, аның урынына плитка түшәгәннәр. Бинага кергәч, иске мәдәният йортының бары стеналары һәм төп конструкцияләре генә калганын күрдек. Капремонт төгәлләнгәч, мәдәният йорты танымаслык булачак. 


Тулырак: http://bavly-tat.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/respublika-m-munitsipal-programmalar-yardmend-rayon-avyllary-tzeklnderel

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International