ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 1 сентябреннән Россиядә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. 

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

ТАНЫШ БУЛМАГАН НОМЕРДАН ШАЛТЫРАТАЛАРМЫ ҺӘМ МӘГЪЛҮМАТ ХӘБӘР ИТӘРГӘ ЯКИ АКЧА КҮЧЕРЕРГӘ СОРЫЙЛАРМЫ?

"Авылның яшь гаиләләре" зона чарасы Апас муниципаль районында узачак. 

Татарстан Республикасы Раиса премиясен гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен бүләкләү комитеты 2025 елның 26 августыннан Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Раиса премиясен алуга документлар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.


3
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Баулы яшьләре «Медиа на селе» зона чарасында катнаштылар

Аграр көллияттә "Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясе узды. 3 сентябрьдә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә.

4 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә:

- төнлә һәм иртән томан;

- көндез яшенле яңгыр көтелә. Яңгыр вакытында җил секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.

Иминиятләштерүчеләр мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминият кертемнәре түли. Кертемнәр күләме, иминият тарифына карап, Россия Социаль фондының территориаль органы тарафыннан билгеләнә.

       

 

                          17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ йөкле хатыннарга айлык пособиене исәпләгәндә, гаиләгә ала торган алимент түләүләре исәпкә алына. Әлеге кагыйдәләр “аерылган” статуслы ата-аналар өчен актуаль.

                         Суд карары яисә боерык буенча алына торган алимент,  тиешле документ бирелгән очракта, мөрәҗәгать итүче тарафыннан гаризада күрсәтелгән күләмдә исәпләнә.

                         Алимент түләтү турында башкару производствосы булган очракта, алиментлар Федераль суд приставлары хезмәте тарафыннан билгеләнгән күләмдә исәпкә алына.

                         Нотариаль расланган килешү нигезендә түләнә торган алимент документта күрсәтелгән күләмдә исәпләнә. Айлык алимент түләү күләме хезмәткә түләүнең билгеләнгән минималь күләменнән түбәнрәк булган очраклар искәрмә булып тора:

                            ¼ МРОТ (5 610 сум) бер балага;

                            1/3 МРОТ (7 480 сум) ике балага;

                            ½ МРОТ (11 220 сум) өч һәм аннан да күбрәк балага.

                           Әгәр алимент суд аша яисә нотариаль килешү нигезендә, ягъни алимент алучы  белән түләүче арасында ирекле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән булса, аның күләме мөрәҗәгать итүченең  пособиегә  язылган гаризасында  күрсәтелә, әмма айлык алимент түләве күләме хезмәткә  түләүнең билгеләнгән минималь күләменнән кимрәк булмаска тиеш.

                          Мөрәҗәгать итүче балага карата бердәнбер ата-ана булган очракта, аңа алимент билгеләүне сорап язган гаризада  әлеге фактны күрсәтергә кирәк.

        

 

 

                            «Алиментны исәпкә алуны төгәлләштерү пособиеләрне  исәпләү процессын ачыграк һәм үтә күренмәле итәргә мөмкинлек бирә. Гаиләләр түләүләрне билгеләгәндә нәрсәләр исәпкә алыначагын алдан ук бәяли алалар», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

                           Сорауларыгыз калган очракта  сез һәрвакыт 8 800 100 0001 телефон номеры буенча (тәүлек әйләнәсе - 24/7, шалтырату бушлай). бердәм контакт-үзәккә шалтырата  аласыз .

                           Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлеге  хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International