Баулылар Ватан Геройларын искә алдылар

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Җиңү һәм Хезмәт даны паркында үзәк мемориаль комплекста Ватан Геройлары көненә багышланган истәлекле чара узды. 

Ватан өчен гомерләрен биргән батырларны искә алу өчен мемориал янында районыбыз җитәкчеләре, хәрби комиссариат, мәктәп укучылары, активистлар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, полиция һәм янгын часте хезмәткәрләре, шулай ук “Яшьләр доньясы” күппрофильле яшьләр үзәге хезмәткәрләре җыелды.

Мемориал янындагы почетлы каравылны 2 нче мәктәпнең “Юнармия” отряды активистлары оештырды. Чарада катнашучылар Геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, алга таба традиция буенча мемориалга чәчәкләр салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International