8 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр Роспотребнадзор балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре, шулай ук Яңа ел бүләкләрен дә сайлау буенча Бөтенроссия кайнар линиясен уздырачак.
Роспотребнадзорның традицион Яңа ел алды кайнар линиясе Россиянең барлык төбәкләрендә дә старт алачак. Белгечләр балалар киемнәре, аяк киемнәре, уенчыклары, яңа ел товарларының, балалар ризыкларының сыйфатына һәм куркынычсызлыгына, шулай ук әлеге төр товарларга гамәлдәге норматив гигиена таләпләренә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.
Халыктан шалтыратулар түбәндәге телефоннар буенча кабул ителә:
📞 8 (85569) 5-63-63; 📞 8 (85569) 5-63-62.
Тәүлек буе федераль дәрәҗәдә Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәге эшли: 8 800 555 49 43. Шалтырату бушлай.