Ватан Геройлары көне алдыннан Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында «Геройларның исемнәрен хәтерлибез» дип исемләнгән концерт узды. Сәхнәдән Ватан алдында үз бурычын үтәгәннәрне, бүгенге көндә яклаганнарны котладылар. Чара махсус хәрби операциядә катнашучыларны, сугышчыларны, җәмәгать оешмалары вәкилләрен, волонтерларны, мәктәп укучыларын һәм район җитәкчелеген берләштерде.
Россиядә Ватан Геройлары көне ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне каһарман ата-бабаларыбызны искә алалар һәм бүгенге көндә безнең арада яшәүче каһарманнарны хөрмәтлиләр. Залда утыручыларга Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүген без барлык геройларны – Бөек Ватан сугышы ветераннарын, якташ-геройларны, локаль сугышларда катнашучыларны, сугыш хәрәкәтләре ветераннарын хөрмәт белән искә алабыз. Алар үзләренең батырлыклары, рухи ныклыклары белән күп буыннар өчен горурлык. Аларның батырлыклары ватанпәрвәрлек һәм Ватаныбызга ихлас мәхәббәтнең нигезе булып тора. Хәзерге геройлар - махсус хәрби операция хәрбиләре.
- Алар Ватаныбыз иминлеге өчен ата-бабаларыбыз традицияләрен дәвам итәләр. Без киләчәк буыннар өчен гомерләрен биргән герой-якташларыбызны тирән хөрмәт белән искә алабыз. Бүген залда утыручы ата-аналарга һәм гаиләләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең улларыгыз, ирләрегез, әтиләрегез һәм абыйларыгыз чын патриотлар, алар Ватаныбызны саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр, эшләделәр. Сезгә зур рәхмәт, - диде Ильяс Исмәгыйль улы үзенең чыгышында.
Ул шулай ук волонтерларның Җиңүне якынайтуга бәһасез өлеш кертүләрен билгеләп үтте.
Концертта Ватан һәм ватанпәрвәрлек сүзләре аерым мәгънәгә ия булган кешеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Һәм бу очрашу - алар турында искә төшерергә бер сәбәп, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов.
- Без махсус хәрби операция геройлары истәлеген киләчәк буыннарга тапшырырга, сугышчыларга һәм аларның якыннарына игътибар һәм ярдәм күрсәтү өчен, дәүләт дәрәҗәсендә барысын да эшләргә тиеш, - дип билгеләде ул.
Чараның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе Кызыл армия сугышчысының медальонын туганнарына тапшыру булды. Өлкән сержант, отделение командиры Александр Казаков 1941 елның июлендә Александровка авылыннан фронтка чакырыла һәм шул ук елның ноябрендә хәбәрсез югала. 2025 елның апрелендә Псков өлкәсенең Пустошкин районында "Рубеж" эзләү отряды тарафыннан Кызыл армия сугышчыларының калдыклары, шулай ук медальоны табылган. Сугышчыларның берсе Баулы районыннан чакырылган Александр Казаков була, медальонның аныкы булуын да ачыклана. Сугышчы һәм башка солдатларның калдыклары Псков өлкәсенең Сергейцево авылында җирләнгән. Псков һәм Казан эзләүчеләре өлкән сержантның туганнарына үлем медальонын тапшырырга карар кыла.
- Без аның хәбәрсез югалганын белә идек, ләкин аның кайда икәнен белмәдек. Эзләүчеләргә һәм безгә абыебызның истәлеген җиткергән кешеләргә зур рәхмәт. Без шулай ук безне яклап һәлак булган барлык сугышчыларга да рәхмәтле, - дип билгеләделәр сугышчының сеңелләре.
Ил Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен махсус хәрби операция ветераны Ринат Хәмидуллин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Сәхнәдә шулай ук махсус операциядә һәлак булган сугышчыларның туганнарына үлгәннән соң бүләкләр тапшырдылар.
Чара барышында Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары, районның иң яхшы иҗат коллективлары тарафыннан җырлар җырланды, Россия солдатының батырлыгы, туган якларына мәхәббәт турында юллар яңгырады. Концерт Ватанны саклаучыларның батырлыкларына хөрмәт һәм ватанпәрвәрлек символына әйләнде.