Россия Федерациясе Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Баулы район суд приставлары бүлегенә судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча кече суд приставы вазыйфасына хезмәткәр таләп ителә.
Таләпләр:
Урта һөнәри яисә югары белемле, Россия Федерациясе кораллы көчләрендә хезмәт иткән булу
Бурычлар:
- судьяларның, утырышчыларның, суд процессында катнашучыларның, шаһитларның куркынычсызлыгын тәэмин итү;
- судлар биналарын саклау, судларда үткәрү режимын гамәлгә ашыру;
- башкарма гамәлләрнең куркынычсызлыгын тормышка ашыру (күчерү, корылмаларны сүтү һ. б.)
- судка китерү;
- корал һәм махсус чаралар белән хезмәт итү;
Шартлар:
- эш графигы 5/2;
- отпуск (45 көннән алып);
- махсус исемнәр бирү;
- пенсиянең ташламалы күләме;
- форма белән тәэмин итү;
- хезмәт белән бәйле транспорт чыгымнарын каплау;
- торак шартларын яхшыртуга субсидияләр.
89372930860, 89270402195 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә.