Бүген Баулыда яшәүче, хезмәт ветераны Шәфкыя Мөгыйн кызы Садыйкова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле көнендә ул кунакларны ачык йөз белән каршы алды.
Шәфкыя Мөгыйн кызы Кызыл Басу бистәсендә туып, балачагын шунда уздыра. Тормыш авырлыкларын бик иртә татый. Җиде яшендә әнисез кала, аннары әтисе дә фронтка китә. Дүрт сыйныфны тәмамлап, белем ала.
Берникадәр вакыттан соң ул Баулыга күченеп килә, анда тампонаж цехына эшкә урнаша. Шунда ук булачак тормыш иптәше Әнвәрне очрата. Аларның тату гаиләсендә өч уллары туа.
Тыл хезмәтчәне буларак, Шәфкыя Мөгыйн кызы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен медальләр белән бүләкләнә. Аның гомуми хезмәт стажы 33 ел тәшкил итә.
Бүгенге көндә Шәфкыя Мөгыйн кызы олы улы Илдар белән гомер кичерә. Балаларыннан, оныкларыннан игътибар, хөрмәт һәм ярату тоеп яши.
Бәйрәм көнендә Шәфкыя апа күп санлы котлаулар кабул итте. Юбилярны Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров та котлады. Ул юбилярга чәчәкләр һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.