2025 елның декабре өчен түләүләрне пенсионерларга декабрь дәвамында билгеләнгән график нигезендә җиткерәчәкләр. Яңа ел бәйрәмнәрендә почтальоннар пенсия һәм социаль түләүләрне инде 2026 елның 3 гыйнварыннан почта элемтәсе бүлекчәләренең эш графигын исәпкә алып җиткерә башлаячаклар.
Россия почтасы Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге белән килештерелгән график буенча узачак барлык тиешле түләүләрне тотрыклы һәм вакытында илтеп җиткерүне тәэмин итәчәк, бу процессның тотрыксызлыгын гарантияли.
Түләү мәсьәләләре буенча республика халкы 8(800)100-00-00 телефон номеры буенча контакт-үзәккә шалтырата яки https://www.pochta.ru/person/pensions-and-benefits сайтында мөрәҗәгать калдыра ала. Шулай ук Россия почтасы сайтында һәм мобиль кушымтасында шәхси кабинетта пенсияләр һәм социаль түләүләр турында мәгълүмат алырга, шулай ук аларны китерү белән идарә итәргә мөмкин. “Пенсия һәм социаль түләүләр” бүлегендә суммалар, даталар һәм алу ысуллары турында тулы мәгълүмат бар. Шунда ук кабат илтеп җиткерүгә заявкалар да рәсмиләштерергә мөмкин.
Онлайн-режимда татарстанлылар пенсияләр һәм пособиеләр ала торган почта бүлекчәсен 3 айга кадәр вакытка алыштыра алалар. Мондый күчерү республика чикләрендә мөмкин һәм бу очракта түләүләрне бары тик бүлектә генә алырга мөмкин. Россия почтасы аша пенсия алмаучылар хезмәтне сайттагы яки компания кушымтасындагы шәхси кабинетта тоташтыра ала: бары тик анда гариза рәсмиләштерергә һәм җибәрергә генә кирәк.