ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Һаваның максималь температурасы көндез +10..+13˚.

Баулылар республика халкын татар телендәге элмә такталарда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурска кушыла алалар. 1 марттан 1 сентябрьгә кадәр уза торган конкурста Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән барлык теләүчеләр катнаша ала.


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Кичә Әлмәт районы Габдрахман авылы мәдәният йортында Республикакүләм “Татар кызы” бәйгесенең зона этабы узды. Баулы данын бәйгедә Азалия Идиатуллина яклады. 
 


17
май, 2022 ел
сишәмбе

15 майда Баулы районының тыл хезмәтчәне, сәламәтлек саклау ветераны Рәисә Хәмидуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны бәйрәме белән район җитәкчелеге вәкилләре котлады.

14 май көнне Панарин урамында Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан якташларыбыз Шәрәфиев Җәүдәт Габдулла улы истәлегенә мемориаль такта ачтылар.


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

Баулы балалар сәнгать мәктәбе укытучыларына коррупциягә каршы көрәш турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 17 маенда төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Әлеге фотокүргәзмә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышлана. Анда геодезистларның һәм картографларының сугыш һәм сугыштан соңгы чор архив фоторәсемнәре тәкъдим ителгән.

 

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харисовна һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» ДУ, «Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы» ФКУ, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләренең гражданнарны бергәләп кабул итүе планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International