Баулыда сугышчы-әфганчыга мемориаль такта ачтылар

2022 елның 17 мае, сишәмбе

14 май көнне Панарин урамында Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан якташларыбыз Шәрәфиев Җәүдәт Габдулла улы истәлегенә мемориаль такта ачтылар.

Җәүдәт Габдулла улы Исергәп авылында туа. 1981 елда армиягә алына. Алты ай укыганнан соң, Әфганстанга җибәрелә. Автобатта хезмәт итә, рота командиры була. 1984 елда туган ягына кайта. Хәрби иптәшләре белән элемтә өзелми. 

Җәүдәт Шәрәфиев бораулау эшләре идарәсендә бульдозер машинисты, аннары УТТда эшли. Тормыш иптәше Илүзә Шамил кызы белән 31 ел гомер кичерәләр, ике бала үстерәләр. 2015 елда, озак авырудан соң, Җәүдәт Шәрәфиев вафат була.

- Мин барлык «әфганчыларга», бүген аны искә алырга килгән һәркемгә бик рәхмәтле. Ул бик яхшы ир, әти һәм бабай иде, кызганыч, бик аз яшәде. Барыгызга да озын гомер, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның кадерен тоеп яшәвегезне телим. Барлык сугышлар да бетсен, хәзер хезмәт итүче балалар да исән - сау әйләнеп кайтсын иде, - дип уртаклашты Җәүдәт Шәрәфиевнең тормыш иптәше Илүзә Шамил кызы.

Чарага Казахстаннан, Оренбург өлкәсеннән, Башкортстаннан һәм Татарстанның башка районнарыннан Җәүдәт Шәрәфиевның сугышчан иптәшләре килгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International