Баулыда коррупциягә каршы темага укытучылар белән очрашу узды

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Бүген Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе А.А. Нәҗмиева һәм Баулы муниципаль районы җирле үзидарә органнарында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы - Баулы муниципаль районы Советы Аппаратының кадрлар белән тәэмин итү бүлеге начальнигы А. И. Хәйруллина Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре өчен очрашу уздырдылар.

А.Нәҗмиева һәм А. Хәйруллина коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча алып барылган эш, Татарстан Республикасында һәм районда мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу буенча күрелгән чаралар турында сөйләделәр, шулай ук 2021 елда ачыкланган коррупцион җинаятьләр турында мәгълүмат белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International