Баулылы Рәисә Хәмидуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 17 мае, сишәмбе

15 майда Баулы районының тыл хезмәтчәне, сәламәтлек саклау ветераны Рәисә Хәмидуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны бәйрәме белән район җитәкчелеге вәкилләре котлады.

Рәисә Минвәли кызының балачагы Самара өлкәсендә үтә. 
1958 елда Рәисә апа Бөгелмә фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлый. Баулы бистәсенә күчеп, район хастаханәсенең хирургия бүлегенә эшкә урнаша. Өлкән шәфкать туташы вазыйфасында, аннан пенсиягә кадәр ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшли. Хезмәттәшләре арасында хезмәт сөючәнлеге һәм зур тәҗрибәсе өчен абруй казана.
 Юбилярның гомуми хезмәт стажы 40 ел тәшкил итә.
Рәисә Минвәли кызы Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 

Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Баулы район хастаханәсе вәкилләре котлады. Хастаханәнең ветераннар советы рәисе Гасимә Сәитова юбилярга бүләк тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International