Татарстан Росреестры «Җиңү координатлары» онлайн-күргәзмәсенә чакыра

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Әлеге фотокүргәзмә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышлана. Анда геодезистларның һәм картографларының сугыш һәм сугыштан соңгы чор архив фоторәсемнәре тәкъдим ителгән.

Күргәзмә өчен Россиянең барлык төбәкләре архивларыннан фотографияләр сайлап алынды. Аларны эзләүгә Росреестр, Федераль кадастр палатасы, геодезия һәм картография үзәге һәм «Роскартография» АҖ хезмәткәрләре дә кушылды.

Җыелган материаллар илебез геодезия һәм картография тарихын саклау өчен аеруча әһәмиятле. Күп еллар дәвамында тармак серлелек грифы астында булды, ачык чыганакларда сугыш һәм сугыштан соңгы елларда топографларның эше турында мәгълүматлар юк диярлек. Аларның төп бурычы-генераль штабны һәм гаскәрләрне операцияләрне әзерләү һәм үткәрү өчен топографик карталар һәм топографик-геодезик белешмәләр белән тәэмин итү. Хәрби чорда топографик төшерү 5 млн. кв. метрдан артык мәйданда башкарылган. Ил территориясенең 30% ы, ягъни аның мәйданыннан 30% ына топографик карталар әзерләнгән, 19,6 мең номенклатур топографик карта, 930 млн данә карта бастырылган. Сугыштан соң тармакка бөтен ил территориясендә югары төгәллекле дәүләт геодезия челтәрен булдыру буенча бурычлар йөкләнә.

"Күпләребез Бөек Җиңүне якынайткан очучылар, танкчылар, диңгезчеләр турында белә. Әмма бер хәрби операция дә җирле разведкалардан башка мөмкин булмас иде. Нәкъ менә сугыш елларында хәрби геодезистларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә безнең гаскәрләр оператив рәвештә төгәл мәгълүматлар алдылар, бу уңышлы һөҗүмнәр үткәрергә мөмкинлек бирде. «Җиңү координатлары» фотокүргәзмәсендә сугыш елларының сирәк фотолары тупланган, анда әлеге белгечләрнең фронт көннәре сурәтләнгән», - дип шәрехли Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров.

«Җиңү координатлары» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән фоторәсемнәрне  ВКонтакте  Росреестрның рәсми төркемендә карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International