2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харисовна һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» ДУ, «Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы» ФКУ, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләренең гражданнарны бергәләп кабул итүе планлаштырыла.
Кабул итү 17 майда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61) узачак.
Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.