Баулы кызы республикакүләм "Татар кызы" конкурсының ярымфиналына үтте

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Кичә Әлмәт районы Габдрахман авылы мәдәният йортында Республикакүләм “Татар кызы” бәйгесенең зона этабы узды. Баулы данын бәйгедә Азалия Идиатуллина яклады. 

Биш турны уңышлы үтеп (тәкъдит итү, иҗади, дефиле, интеллектуаль һәм аш-су), Азалия мәртәбәле конкурсның ярымфиналына үтте. Ул 3-4 июнь көннәрендә Казанда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International