Баулы волонтёрлар үзәгенең яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясен гамәлгә ашыралар.
Бөек Ватан сугышы ветераннары өйләренә барып котлау күркәм традициягә әйләнде. Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айдар Хәлиуллин Җиңү волонтерлары белән Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең, шулай ук ветераннарның тол хатыннарының хәлен белде.
Бу игелекле эштә район башлыгы Ильяс Гозәеров, шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре, шәһәр ТИҮ рәисләре, Исергәп һәм Алексеевка мәктәпләре укучылары, шулай ук Баулы урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр уздырганда чүп күчерү һәм утильләштерү кагыйдәләре турында хәбәр итәбез.
Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында «Халык контроле» нә хәбәр итүчеләр бүләк алырга мөмкин.
2023 елның 1 гыйнварыннан башлап МРОТ бюджет секторы оешмалары өчен 16 242 сум күләмендә билгеләнде, Татарстан Республикасының бюджеттан тыш секторы өчен - 19 565 сум.
Агымдагы елның 3 апреленнән Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының барлык суд участокларында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша гамәлгә ашырыла торган җәмәгать судьяларына алдан язылуның яңа функционалы кертелде.
2023 елның 28 апрелендә «Татарстан Республикасының сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ «Дәүләт сатып алулары: һәркем сатып алырлык, гади, отышлы» темасы буенча бизнес өчен бушлай форум уздырачак.
25 апрель көнне Баулы ветераннар советына нигез салуга 35 ел тулды.