2023 елның 28 апрелендә «Татарстан Республикасының сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ «Дәүләт сатып алулары: һәркем сатып алырлык, гади, отышлы» темасы буенча бизнес өчен бушлай форум уздырачак.
Форум Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль сатып алуларында республика эшкуарларының өлешен арттыру максатында уздырыла.
Спикерлар эшмәкәрләр өчен электрон сәүдә мәйданчыкларына керү җиңелрәк булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләячәк.
Форум Казан шәһәрендә, Татарстан ур., 20 адресы буенча узачак.
Мәскәү вакыты белән 9:00 дә теркәлү башлана.
Сылтама буенча узганнан соң, төгәлрәк мәгълүматны белә, форум программасы белән таныша һәм теркәлә аласыз: https://zakupki.tatar/seminars/forum-goszakupki-dostupno-prosto-vygodno/.