Баулы волонтерлары ветераннарны котлады

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераннары өйләренә барып котлау күркәм традициягә әйләнде. Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айдар Хәлиуллин Җиңү волонтерлары белән Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең, шулай ук ветераннарның тол хатыннарының хәлен белде.

Ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән котлау открыткалары һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International