Санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр уздырганда чүп күчерү һәм утильләштерү кагыйдәләре турында хәбәр итәбез:
1. Өмә уздырганда җыелган чүп региональ оператор тарафыннан чыгарылырга тиеш каты коммуналь чүп (алга таба - ТКО) категориясенә карамый (чөнки ул катнаш чүп, анда төзелеш, табыгый һәм башка чүп бар);
2. Мондый калдыкларны алып китү бары тик махсус шартнамә кысаларында гына гамәлгә ашырыла. Баулы муниципаль районы территориясендә шундый шартнамәне Баулының «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МКП белән (түләүле нигездә) төзергә яисә мондый калдыкларны Баулының каты көнкүреш калдыклары полигонына мөстәкыйль чыгару өчен талон сатып алырга мөмкин.
Шартнамә төзү яки талон алу өчен Сез (85569) 5 61 51 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Төзекләндерү кагыйдәләрен бозганда, 3.6 маддәсе нигезендә, Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, штраф салу каралган. Гражданнарга - 2-5 мең сум, юридик затларга - 50-200 мең сум.