ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

37 ел элек иң эре техноген һәлакәтләрнең берсе булды. Бу уңайдан Баулыда Чернобыль АЭСы ликвидаторлары истәлегенә һәйкәл янында искә алу чарасы узды.


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан халыклары дуслыгы йортында халык мәгърифәтчесе Иван Яковлевка багышланган «Татарстанның Чуваш чибәре - 2023» ХI Республика матурлык һәм талантлар конкурсы финалы узды. Бәйгедә республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 11 дәгъвачы көрәште.


21
апрель, 2023 ел
җомга

20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Җиңү көненә апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 248 ветеранга һәм 47 сугыш инвалидына елдагыча 10 мең сум акча түләячәк. Бер тапкыр бирелә торган элеге түләүне Татарстан ветераннары  апрель ае пенсиясе белән бергә алачак.

Татарстан Социаль фонды ел башыннан йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган 6800 дән артык әнигә йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе рәсмиләштерде. Гомумән алганда, ел башыннан аларга  872,3 млн сумнан артык акча күчерелгән.

20 апрельдән 11 майга кадәр Баулыда "Без бергә киләчәкне төзибез!" девизы астында "Язгы игелек атнасы" гомумроссия акциясе узачак. 

Район башлыгы Ильяс Гозәеров тантаналы шартларда ТР ның 2011 һәм 2014 елгы хоккейчылары арасында көмеш призерлар булган "ДЕВОН" командасы уенчылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашты.

Укучыларның туган як тарихы турында белемнәрен арттыру өчен, үзәк китапханәдә "Минем шәһәрем" проекты эшләнде.

Баулының 7 нче мәктәбендә «Имин тәгәрмәч - 2023» ЮИД республика конкурсының муниципаль этабы узды.


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 22 апрелендә “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗның Әлмәт филиалы белгечләре тарафыннан парклар, скверлар, урман-парк зонасы, ачык бассейн территорияләрендә талпанга каршы эшкәртү үткәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International