Татарстан Республикасында 2023 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы турында

2023 елның 2 мае, сишәмбе

2023 елның 1 гыйнварыннан башлап МРОТ бюджет секторы оешмалары өчен 16 242 сум күләмендә билгеләнде, Татарстан Республикасының бюджеттан тыш секторы өчен - 19 565 сум.

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2022 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде (алга таба - Килешү). Күрсәтелгән Килешүдә 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 19 565 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнүе каралган.

Тулы ай эшләгән хезмәткәр аннан да кимрәк күләмдә хезмәт хакы ала алмый.

Хезмәт хакончалыгын бозган эш бирүчеләр администратв җәзага тартыла.

Шуңа бәйле рәвештә, үзләренең хезмәт хокукларын яклау максатларында, хезмәткәрләр Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук, эш вакытының айлык нормасы тулысынча үтәлгән булуга карамастан, хезмәт хакы киметелеп исәпләнгән очракта, судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Хезмәт хакын түләүне тоткарлау өчен эш бирүчегә кисәтү ясала яки административ штраф салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International